Центральная детская библиотека

«Гав - шоу»

 Шушы күркәм, акыллы хайваннар турында сөйләшергә без  китапханәбезгә Арчанын 1нче номерлы урта мәктәбенең 3 “А” сыйныфы укучыларын чакырдык.

 Бу чарада балалар үзләре өчен этләр турында күп мәгълүмат алдылар, аларның тугрылыклары турында да әнгәмә кордылар. Ә әнгәмәнен иң кызыгы, этләр сөюче Пантелева Наталья Викторовна белән булды.Ул узенен яраткан эте чихуахуа пародасыннан булган  “Кнопка” белән килде. Әнгәмә барышында, укучылар Наталья Викторовнага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

 Алга таба чара  интерактив уен белән дәвам итте. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап биреп, әдәби викторинада катнаштылар.

 

 Бу чара укучылар өчен бары тик уңай тәэсирләр генә бүләк итте  һәм без куйган максатларыбызга да ирештек дип уйлыйбыз.