Центральная детская библиотека

"Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналистлары белән очрашу

19 май көнне Район балалар китапханәсендә  татар телендә балалар өчен нәшер ителә торган иң кызыклы, иң мавыктыргыч  “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналы редакциясеннән кунаклар булды.  Баш мөхәррир урынбасарлары Мөхетдинова Руфия Рифкать кызы белән Ярмиева Гөлназ Зиятдин кызы шәһәребезнең 1 нче һәм 3 нче номерлы мәктәбе укучылары белән очраштылар.  Балалар кунакларыбызны  үзләренең матур чыгышлары, татар телендә сөйли белүләре  белән сөендерделәр. Кунаклар бүгенге көндә нәниләрнең кызыксынуларын искә алып, искиткеч матур һәм бай эчтәлекле, буш вакытларын файдалы үткәрү өчен тәкъдим ителә торган журналлар турында сөйләделәр.