Центральная детская библиотека

«Пожарный – герой, он с огнем вступает в бой»

Ел саен 30 апрельдә Россиядә янгын сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көн уңаеннан Арчаның 3нче башлангыч мәктәбенең 2 «Б» сыйныф укучылары өчен «Пожарный – герой, он с огнем вступает в бой» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Балалар белән очрашуга Арча шәһәренең 107нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл начальнигы Рөстәм Раушан улы Салихов, Арча һәм Әтнә районы буенча МОНД инспекторы – Исмәгыйлев Илгизәр Ирек улы килде. Алар балалар белән бик кызыклы әңгәмә үткәрделәр, янгын чыгуга юл куймаска, янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга һәм ничек хәбәр итәргә кирәклеген өйрәттеләр, видеороликлар күрсәттеләр. Шулай ук алган белемнәрен ныгыту өчен, укучылар белән төрле уеннар һәм биремнәр үткәрелде.

Янгын сүндерүче һөнәре фидакарьлек, җитезлек, тизлек һәм көч таләп итә. Әлеге һөнәр ияләрен чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм эшегездә уңышлар телибез!