Центральная детская библиотека

"Китаплар патшалыгында" сәяхәт

Бүген 5 нче номерлы Гимназиянең 1 А сыйныф  укучылары “китаплар патшалыгында” мавыктыргыч сәяхәттә булдылар. Алар китапханә һәм китап уку кагыйдәләре белән таныштылар,  балалар өчен чыга торган газета – журналлар, китап күргәзмәләре, энциклопедия һәм словарьлар белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Китапханәнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү, китап эшкәртү бүлекләрендә  булганнан соң Виртуаль концерт залында кызыклы мультфильм карап ял итттеләр. Шулай ук 1 “А” сыйныф укучылары кулланылган батарейкалар җыю буенча экологик акциядә иң актив катнашучылар булдылар. Зур рәхмәт сезгә,укучыларыбыз!!!