Центральная детская библиотека

"Татар теле -Тукай теле" әдәби сәяхәт

Габдулла Тукай атналыгын йомгаклап Арчаның бишенче номерлы гимназясенең 1 “В” сыйныф укучылары  бездә кунакта булдылар.

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан һәм туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисе аның исеме белән бергә туа.

Чара барышында балалар бик кызыксынып бөек шагыйребезнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар, әңгәмә, сорау-җавап викторинасында, төрле кызыклы уеннарында катнаштылар һәм китапханә буенча экскурсиядә булдылар.

Ә без балаларга туган телебезнең матурлыгын, камиллеген аңлаучылар һәм саклаучылар булып үссеннәр иде дип телибез. Тукай абыйлары кебек!