Центральная детская библиотека

"Космик лабиринт» (квест-уен,библиосумерки-2021 )

Әлеге акция кысаларында, 23 апрель көнне Арча район балалар китапханәсендә "Китап-йолдызларга юл" девизы астында "Библиосумерки - 2021" үткәрелде. Акциянең темасы Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуга, фән һәм технологияләр елын билгеләп итүгә багышланган. "Космик лабиринт" квест-уенында Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 "Б" сыйныф укучылары катнашты.

"Космик станцияләрдә" яшь балаларны күпме гаҗәеп маҗаралар көтеп торды, ә иң кызыгы - космик геройлар белән очрашу булды. Акыллы Звездочет һәм сөйкемле чит планеталы ияләре Лунянин һәм Марсианка балаларны билгесез Космос һәм техника дөньясы белән таныштырдылар.