Центральная детская библиотека

“Тукай-шоу”

   Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Тукай әсәрләренә йөз елдан артык булуга карамастан, ул үз укучыларын югалтмый. Шул уңайдан китапханәгә "Тукай-шоу" интеллектуаль бәйгесенә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 "А" сыйныф укучылары чакырылды. Бу чара  балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү һәм балаларның уку культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Уен ике команда арасында барды һәм берничә турдан торды. Балалар әкиятләр, шигырьләр тыңладылар, «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәхнәләштерделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр  өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. "Су анасы" һәм "Түбәтәй" уеннарында бик теләп катнаштылар. Ә чара ахырында җиңүче команда ачыкланды. Афәрин, балалар!