Центральная детская библиотека

"Тукай иҗаты буйлап сәяхәт" әдәби уен

    Бөек язучы Габдулла Тукайның туган көне якынлаша.  20нче апрель көнне Район балалар китапханәсендә Арчаның 4 нче номерлы балалар бакчасына  йөрүче нәниләр өчен әдәби уен оештырылды. Г. Тукайның   135 еллыгы уңаеннан, аның балачак еллары һәм искиткеч бай иҗаты белән танышу максатыннан  нәни укучылар “Тукай иҗаты буйлап” кызыклы “сәфәрдә” булдылар. “Шигъри табышмаклар болыны”, “Урман аланы”, “Адашкан геройлар паркы”нда булып үзләренең белемнәрен баеттылар, “Милли уеннар бакчасында” рәхәтләнеп “Түбәтәй” уенында катнашып күңелле ял иттеләр. Ә сәяхәтнең иң соңында балаларга “Кәҗә белән сарык” әкиятен карарга тәкъдим ителде һәм  әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара нәни китап укучыларыбызны китап укуга кызыксындыру  һәм аларны туган телдә аралашырга өйрәтү өчен оештырылды.