Центральная детская библиотека

"Әкият иленә сәяхәт" (әдәби-күңел ачу уены)

Көннәр җылына башлагач безнең китапханәгә нәни укучыларыбыз килә  башлый.

Китапханәнең балалар бакчалары белән хезмәттәшлеге матур традициягә керде һәм бүген безгә кунакка 2 нче балалар бакчасына йөрүчеләр килде.

Балалар "Әкиятләр дөньясына сәяхәт" дип исемләнгән мавыктыргыч уенда катнаштылар. Килешәсездер, нинди генә әкиятләр юк: күңелле һәм моңсу, куркыныч һәм кызыклы. Барлык әкиятләрне балаларда һәм олыларда ярата.

Нәни укучыларыбыз уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, мультфильм карадылар.

Ә чара ахырында Китап белән очрашу һәм аның кулыннан бүләкләр алу нәниләргә сюрприз булды.

Балалар, китап сезгә тугры дус булуын теләп калабыз!