Центральная детская библиотека

"Әкияттә кунакта"

Бүген бездә кунакта 6нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр булды. Аларны яраткан әкият геройлары – зирәк Куян һәм сөйкемле Керпе каршы алды.

Китапханәче балаларга мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Шулай ук безнең яшь дусларыбыз "Әкияттә кунакта" дигән әдәби викторинада катнаштылар. Алар әкиятләр буенча белемнәрен күрсәттеләр, табышмакларга җавап таптылар, төрле уеннарда катнаштылар һәм биеделәр. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.

"Бокс" контейнерына батарейкалар җыю буенча экологик акциядә катнашканнары өчен тәрбиячеләргә һәм балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Балалар, киләсе очрашуларга кадәр, сезне китапханәдә көтеп калабыз!