Центральная детская библиотека

“Әдәплелек иленә сәяхәт”

“Әдәплелек иленә сәяхәт” дип аталган тәрбия дәресенә Арчаның өченче мәктәбеннән 3 сыйныф укучылары чакырылды.

Элеге чараның укучыларда сөйләм культурасын,  кешелеклелек, шәфкатьлелек, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү һәм Риза Фәхреддин эшләренә таянып, файдалы киңәшләр бирү максатыннан уздырылды. Балалар әхлак кагыйдәләренең килеп чыгышы белән таныштылар. Шулай ук укучылар  бер-береңә кул биреп исәнләшүнең барлыкка килүе  турында видеоролик карадылар. Балалар төрле ситуацияләрдә  ясалган хаталарны төзәтеп, дөрес сүзләр табарга тырыштылар.  Дәрес  китапханәдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәткән видеоролик белән тәмамланды.