Центральная детская библиотека

“Сәламәтлек-иң зур байлык” сәламәтлек сәгате

    7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Район балалар китапханәсендә булып узган “Сәламәтлек-иң зур байлык”  исемле чарада 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе укучылары катнашты. Кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту максатыннан,   дөрес туклану, чыныгу, спорт белән шөгыльләнүнең һәм вакытында ял итә белүнең никадәр мөһим икәнлеге аңлатылды. Шулай ук балалар төрле уеннарда катнаштылар, күнегүләр эшләделәр, тематик видеороликлар карадылар. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, аны кечкенәдән үк саклый белергә кирәк.