Центральная детская библиотека

«ЭКОбокси» - батарейканы тапшыр, планетаны сакла!» (экологик сәгать)

 1 апрельдән Арча үзәк китапханәсендә "Экология" милли проекты нигезендә "Бокс" контейнерына батарейкалар җыю буенча экологик акция башланды.

 Безнең кулланылган батарейкаларны җыю тәҗрибәсе бар инде, бу эш икенче ел алып барыла. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда «Батарейканы тапшыр – керпене коткар» исемле экологик акция узды, анда 1000гә якын кеше катнашты, 50000нән артык батарейка җыелды һәм барлык батарейкалар эшкәртүгә тапшырылды.

 6 апрель көнне «ЭКОбокси» - батарейканы тапшыр, планетаны сакла!» исемле экологик чара уздырылды. Анда Арчаның 1нче урта мәктәбенең 4  “Г” сыйныф укучылары чакырылды.

 Балалар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар һәм “Батарейкаларны ни өчен ташларга ярамый?» исемле видеоролик карадылар. Экологик акциянең символы Керпе балаларны әйләнә-тирә мохитне сакларга чакырды, алар белән мавыктыргыч уеннар оештырды.

 Дуслар, тәбигатьне бергәләп саклыйк! Барысы да үзебездән тора!