Центральная детская библиотека

«Әкият битләре буйлап сәяхәт»

Бүген бездә бәйрәм! 2 нче апрель Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, балалар китапханәсе хезмәткәрләре Арчаның 8 нче номерлы балалар бакчасында “Әкият битләре буйлап сәяхәт” исемле әдәби уен үткәрделәр. Нәни дусларыбыз әкият геройлары турында булган сорауларга бик төгәл җавап бирделәр, төрле уеннарда катнаштылар, биеделәр һәм матур шигырьләре белән сөендерделәр.