Центральная детская библиотека

"Паровозик из Ромашкого"

Бүген безнең китапханәдә кунакта 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Чара балалар китабы атналыгы кысаларында узды. Балалар “Китап шәһәренең” төрле станцияләре буйлап уен сәяхәте ясадылар. Һәр станциядә аларны табышмаклар чишү, викторина сорауларына җавап бирү, әкият героен тасвирлау буенча белү кебек биремнәр көтеп торды. Соңгы тукталышта нәниләрне әкият герое каршы алды һәм күңелле биюгә чакырды. Сәяхәт уку залында дәвам итте, анда балалар мультфильм карадылар, рәхәтләнеп уйнадылар һәм күңел ачтылар.