«Говорун-шоу» (әдәби уен)
25 март көнне "Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына" багышланган "Говорун-шоу"дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. «Телем-минем дошманым!"дигән әйтемне һәркемнең ишеткәне бардыр? Әмма бу әйтемнең икенче өлеше дә бар “Телем – минем дустым!”
Әдәби уенда катнашучылар ораторлык сәнгатен, иҗади һәм артистлык сәләтләрен күрсәтә алдылар. Мондый чаралар укучыларның иҗади фикерләвен үстерә, аларның күзаллауларын киңәйтә, шулай үк туган телләрне яхшы белергә ярдәм итә.