Центральная детская библиотека

"Әкият геройлары парады"

Көтеп алынган язгы каникуллар укучылар өчен бик зур бәйрәм ул. Китапханәнең бүгенге кунаклары кече яшьтәге мәктәп укучылары иде. Балалар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, анда яраткан әкият геройлары белән виртуаль формада очраштылар. Өзекләр һәм атрибутлар буенча әкиятләрнең исемен белделәр. Ә чара ахырында, балаларга чын сюрприз - Книговичок белән очрашу булды. Алар бергә рәхәтләнеп биеделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте һәм нинди бәйрәм тәм-томнардан башка үтсен инде?