Центральная детская библиотека

"Тукай дөньясына сәяхәт яки бәләкәй Апуш төшендә ниләр күрә"

Менә күптән көткән язгы каникуллар да килеп җитте. Иң озын өченче чирекне  уңышлы тәмамлаганнан соң рәхәтләнеп ял итәргә вакыт  бар. Кунакка барырга, кино, театрларга йөрергә, дуслар белән аралашырга, кызыклы китаплар укырга, күңелле тапшырулар карарага мөмкин.  

Ә бүген китапханәбезгә китап укырга яратучылар җыелды, чөнки  бездә балалар китабы атналыгы башланып китте.  Укучылар  Г. Тукай иҗаты буенча әдәби уенда катнаштылар һәм укучылар сараенда эшләп килүче “Кояшкай” курчак театры түгәрәгенә йөрүче яшь  артистлар белән очраштылар. Алар, җитәкчеләре Гөлия Рафкатовна белән әзерләгән,  “Тукай дөньясына сәяхәт яки бәләкәй Апуш төшендә ниләр күрә” исемле кечкенә генә спектакль күрсәттеләр. Каникулның бер көне кызыклы һәм файдалы узды.