Центральная детская библиотека

"Нигә сусыз тормыш юк?" Бөтендөнья су ресурслары көне уңаеннан

22 март көнне Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә.

Бу көн, рәсми рәвештә, бөтен планетада 1995 елдан бирле бәйрәм ителә башлады һәм "Су - ул тормыш!" дигән девиз белән бара. Шул уңайдан, район балалар китапханәсендә "Нигә сусыз тормыш юк? дип исемләнгән чара уздырылды һәм анда Арчаның 1нче урта мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары катнашты.

Балалар игътибарына планетабызның су ресурслары турында кызыклы мәглүмәт һәм төрле фактлар тәкъдим ителде. Чара барышында Су патшабикәсе дә кунакка килде һәм балаларны викторинада катнашырга чакырды. Ахырдан укучылар "Су ни өчен кирәк?» исемле кызыклы мультфильм карадылар.

Җирнең су байлыкларын саклау өчен һәрберебездән суга сакчыл караш кирәк. Дуслар, ачык кран яныннан үтеп китмәгез, суны саклагыз, сулыкларны пычратмагыз һәм бу гади гадәтләр планетабызда чиста суны саклап калырга ярдәм итәчәк!