Центральная детская библиотека

"Гаиләм ядкәрләре" әдәби кунакханә

    Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре,  бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре һәрбер гаиләдә тиңсез хәзинә булып саклана. Алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә бик актуаль.  “Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте” гомумроссия  акциясе кысаларында  1 нче номерлы мәктәпнең 4 сыйныф укучылары “Гаиләм ядкәрләре” исемле әдәби кунакханәдә булдылар. Балалар  буыннан буынга күчеп килгән кадерле көнкүреш әйбеләрен алып килгәннәр һәм аларның тарихы турында кызыклы мәгълүмат әзерләгәннәр. “Яшерәм яулык”, “Түбәтәй кемдә?”  дигән татар халык уеннарында да укучылар бик теләп катнаштылар. Кунакханә мавыктыргыч һәм күңелле  узды.