Центральная детская библиотека

“Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” әдәби кичә

Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте”гомумроссия акциясе кысаларында район балалар китапханәсендә “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Әлеге чарада Арчаның 1 нче мәктәбенең 4 “Б” сыйныф укучылары катнашты. Балалар курайда татар халык көйләрен уйнадылар, татар балалар язучылары иҗат иткән шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Туган телгә багышланган викторинада катнашып, үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Шулай ук, татар халык мифларында искә алына торган “йорт иясе” белән төрле уеннарда катнаштылар.