Центральная детская библиотека

"Табигать турында туган телемдә язам" иҗади бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

18 февраль көнне Район балалар китапханәсендә район күләмендә узган иҗади бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Бәйгедә барлыгы 71 кеше катнашты, шуларның 32 кече яшьтәге мәктәп балалары, 32 урта яшьтәге мәктәп балалары, өлкән яшьтәге мәктәп баларыннан 7  иҗади эш килде. Барлыгы 35 шигырь, 21эссе һәм 15 хикәя язылган. Туган телебездә  матур, әдәби телдә язылган иҗади эшләре өчен барлык катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә  олы рәхмәтебезне  белдерәбез. Язучы  Ш. Маннур әйткәнчә:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

 Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.