"Китап дусларга» (Халыкара китап бүләк итү көненә)
Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе балаларны китап укуга җәлеп итү буенча “Китап бүләк итегез” дигән бишенче Бөтенроссия акциясе уздыра. Бу акция - 14 февральдә дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган чара. Бу акциянең төп идеясе-китапның искиткеч бүләк булуын искәртү.
Әлеге акциянең максаты: китапханәләрнең фондларын тулыландыру һәм яңарту өчен китаплар җыю, укучыларга заманча әдәбиятка, яңа басмаларга керү мөмкинлеген бирү. Акциянең төп идеясе - китапның искиткеч бүләк булуын искә төшерү.
Барлык теләүчеләрне 2 -14 февральгә кадәр бу акциягә кушылырга чакырабыз. Алдан ук, идеяне хуплаучыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Барлык катнашучыларны кечкенә символик бүләк-календарь көтә. Акция ахырында, катнашучылар арасында лотереяда үткәреләчәк һәм бер җиңүчегә балалар китапханәсе исеменнән бүләк тапшырачакбыз.
Рәхим итеп катнашыгыз!