Центральная детская библиотека

"Мин -Тукай якташы" әдәби очрашу

        Район балалар китапханәсендә “Каурый каләм” әдәби берләшмәсенә йөрүче үзешчән язучыларыбыз, берләшмәнең җитәкчесе Халидә Файзрахманова  һәм Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче каләм остасы Дамир Нуриәхмәтов белән очрашу булып узды.  Арчаның 1 нче номерлы мәктәбенең 5  «Б” сыныф укучылары  аларның иҗаты белән таныштылар. Язучылар  балалар белән үзара җылы әңгәмә корып,  яңа иҗат җимешләре белән уртаклаштылар,  аларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр. Укучылар арасында да каләм тибрәтүчеләр бар икән. Алар остазларына туган телдә язылган шигырьләрен укып, киңәшләр алдылар.Очрашу бик җылы һәм күңелле узды. Кунаклар күтәренке кәеф белән таралыштылар.