Центральная детская библиотека

“Герой-шагыйрь Муса Җәлил” әдәби- музыкаль кичә

Үз исемнәрен үлемсез иҗаты белән дә, батырларча үлеме белән дә мәңгеләштергән шагыйрьләр күп түгел. Муса Җәлил шуларның берсе. 15 февраль көнне аның тууына 115 ел була. Шул уңайдан Район балалар китапханәсендә “Герой-шагыйрь Муса Җәлил” исемле әдәби- музыкаль кичә булып узды. Балаларда М. Җәлил әсәрләре нигезендә батырлык, кыюлык, Ватанга тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләү һәм аның иҗатын өйрәнүгә, китап укуга кызыксындыру максатыннан уздырылган бу чарада Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенең 6В сыйныф укучылары катнашты