Центральная детская библиотека

"Яшь укучыларга багышлау" (бәйрәм 3 көн)

 Яшь китап укучыларыбыз балалар китапханәсенең укучылар сафын тулыландыруны дәвам итәләр, димәк, китапларның тагын да күбрәк дуслары барлыкка киләчәк дигән сүз!

 Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 1"Б" сыйныф укучылары өчен бүгенге көн бәйрәм рухында дәвам итте. Балалар яраткан әкият геройлары белән генә очрашып калмадылар, китапханә белән дә таныштылар, уйнадылар, биеделәр, китап укучы антын бирделәр һәм гомумән, вакытны бик яхшы үткәрделәр.

 Без беренче сыйныфларны китап укучы булулары  белән котлыйбыз! Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!