Центральная детская библиотека

"Яшь укучыларга багышлау" (бәйрәм 1 көн)

 Беренче сыйныф укучыларын "Яшь укучыларга" багышлау елдан-ел матур традициягә әверелеп бара. 3 февраль көнне Арча район балалар китапханәсе 1нче урта мәктәбенең 1 "А" сыйныф укучылары өчен китап дөньясына ишекләрен ачты. Мондый чараларны яшь китап укучыларны кызыксындыру һәм китап укуга тарту максаты белән уздырыла. Бу көн алар өчен гомер буена истә калыр дип ышанып калабыз.

 Балалар әле укырга гына өйрәнеп килсә дә, әкиятләрне күп беләләр дигән фикергә килдек. Шуңа күрә, бүгенге әкият геройлары белән очрашу, аларга күптәнге дуслар белән очрашкан кебек булды. Ә кайбер укучылар безнең китапханәгә беренче генә килмиләр, чөнки аларның укучының формуляры (карточкасы) бар һәм алар безнең актив китап укучыларыбыз булып санала.

 Без һәр укучыны китапханәдә күрүебезгә бик шат һәм КИТАПНЫҢ чын тугры дусты булуын телибез!

 Ә иртәгә без янәдән яңа кунаклар көтәбез!