Центральная детская библиотека

"Холокост корбаннарын искә алу көне"

27 гыйнвар ел саен бөтен дөньяда Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Район балалар китапханәсендә "Холокост: память без срока давности " дип исемләнгән чара узды, анда Арчаның 6нчы урта мәктәбенең 7 "В" сыйныф укучылары катнашты.

Холокост-кешелек алдында булган иң зур җинаять, халыкның онытылмас фаҗигасы һәм киләчәк буыннарга әхлакый дәрес буларак без аның турында белергә тиеш.

Мондый хәсрәт беркайчан да һәм бер халык белән дә кабатланмасын өчен, Кешелек бу тарихтан дәрес алырга тиеш.