Центральная детская библиотека

«Ленинград блокадасы сәхифәләре» хәтер панорамасы

      27 январь көнне район балалар китапханәсендә «Ленинград блокадасы сәхифәләре»  исемле хәтер панорамасы булып узды. Яшь буынны  Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү масатыннан уздырылган бу чарада  6 нчы номерлы мәктәпнең 5 А сыйныф укучылары катнашты.

     Укучылар хәзерге вакытта Санкт –Петербургта тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштылар. Барлык туганнары үлеп беткәннән соң, ач килеш салкын йортта бер ялгызы калган кызчыкның язмышы һәркемне тетрәндерде. Балалар А. Адамович һәм Д. Гранинның “Блокада китабы”нан  8 яшьлек кыз- Жаннаның  хәтирәләрен тыңладылар. Соңыннан  укучылар игътибарына 1980 елда үзбәк режиссеры Дамир Сәлимов куйган “Ленинградцы, дети мои...” исемле, фильм тәкъдим ителде. Бу чара балалар күңелендә тирән эз калдырыр һәм аларны бүген нинди матур тормышта яшәвебез турында уйланырга  мәҗбүр итәр дип уйлыйбыз.