Центральная детская библиотека

Балачак әдипләре

    2017 елның беренче ае татар язучыларының юбилей даталарына бай булды. Шул уңайдан, район балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә китап укучыларга Р. Корбан (60 яшь) һәм  Н. Каштан (75 яшь) иҗаты белән якыннан танышырга ярдәм итә.  

     18 нче январь көнне тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар язучы Рафис Корбан иҗатына багышланган әдәби сәяхәттә катнаштылар. Аның балалар өчен язылган күп санлы шигырьләре, табышмаклары искиткеч матур,  төсле рәсемнәр белән бизәлгән китапларга туплап бирелгән. Барлыгы 20 дән артык китап авторы булган Рафис Корбан  нәни укучыларыбызның яраткан язучысы.