Центральная детская библиотека

"Әкияти карусель" (әдәби сәгать)

 Балаларга  әкиятләр  нигә кирәк? Сорау, әлбәттә, кызыклы... 
 22 гыйнвар көнне балалар китапханәсе яңа кунакларын – Лесхоз урта мәктәбенең 1 сыйныф укучыларын каршы алды. Алар өчен кызыклы экскурсия үткәрелде, шулай ук алар "Әкияти карусель"әдәби викторинасында катнаштылар. Укылган әкиятләр буенча  белемнәрен тикшерү, яңа әкиятләр белән танышу бигрәк тә файдалы   булды. Чара барышында балалар  уйнадылар, биеделәр, шулай ук яшь язучы Катя Матюшкина китабы буенча мавыктыргыч мультфильм карарга да өлгерделәр.
 Китапханәдә вакыт  бик күңелле үтте. Балалар, безнең  китапханәгә тагын килегез!