Центральная детская библиотека

“Җомга көн киносеансы” ("Кош сакчысы" мультфильмын карау)

 Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбенең озайтылган көн группасы өчен эш атнасы яхшы тәмамланды.

 Ай саен балалар китапханәсендә библиопродленка көне уза, анда укучылар буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр. Ә бүген алар өчен “җомга көн киносеансы” үткәрелде, балалар рәхәтләнеп "Кош сакчысы" исемле маҗаралы мультфильм карадылар. Бу мультфильм бирешмәскә, үз-үзенә ышанырга, гаиләне кадерләргә һәм сакларга өйрәтә.