Центральная детская библиотека

"Могҗизалы гений" (әдәби викторина)

 24 гыйнвар көнне легендар немец язучысы, композитор, рәссам – Эрнст Теодор Амадей Гофманның тууына 245 ел һәм аның үлемсез «Щелкунчик һәм тычкан короле» әкияте дөньга килүгә - 205 ел тула. Бу күренекле даталарга багышлап Арчаның 1нче урта мәктәбенең 4 "В" сыйныф укучылары өчен "Могҗизалы гений"дип исемләнгән әдәби сәгать әзерләнде.

 Балалар авторның тормыш юлы, иҗаты белән һәм китап геройлары белән якыннан таныштылар. Петр Ильич Чайковскийның әлеге әкияткә язылган сихри музыкасын тыңладылар һәм балеттан өзек тә карап уздылар, шулай ук "Щелкунчик" мультфильмы өзеген карадылар һәм бик теләп әдәби викторинада да катнаштылар. Бүгенге көн истәлегенә укучылар Э.Т. Гофманның "Щелкунчик һәм тычкан короле" әкиятен яхшы белүче дигән таныклык алдылар.