Центральная детская библиотека

"Есенинның могҗизалы тормышы"

Данлыклы шагыйрьгә С. Есенинга 120 ел тулу уңаеннан балалар китапхәнәсенә Арчаның №1 мәктәбенең 7 “Б”һәм 7 “В”сыйныф укучылары чакырылды.

С.А.Есенинга багышланган чарада, укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмәтләр ала алдылар, аның мәхәббәт лирикасы белән дә якыннан танышып уздылар. Есенинның күп шигырьләре буенча романслар язылган, укучыларның аларны да тыңлап узарга мөмкинлекләре булды: “Отговорила роща золотая...”, “Клен ты мой опавший...”, “Письмо матери”. Язучының шигырьләре безнең хәзерге вакытка бик актуаль, аларның күбесе яшь буынга багышланган.

Мероприятия ахырында, чараны тулыландыру максатыннан, укучыларга С.Есенин турында документаль фильм тәгъдим ителде. Бу чара укучылар өчен шагыйрьнең ижаты турында яңа ачышлар ясады һәм һәрберсенең күңелләрендә үзләренең яраткан шигырьләре булыр дип ошанып калабыз!