Центральная детская библиотека

"Әкият серләре" (чит ил язучысы Редьярд Киплингның 155 ел тулу уңаеннан әдәби чара)

 16 декабрь көнне балалар китапханәсендә чит ил язучысы Редьярд Киплингның 155 ел тулу уңаеннан "Әкият серләре" дип исемләнгән әдәби чара узды. Ә безнең кунаклар Арчаның 6 нчы мәктәпнең 4 “Б”сыйныф укучылары булды.

 Яшь китап укучылар Киплингның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, язучының ни өчен әкиятләре Һиндстан турында сөйли һәм бу ил Киплинг өчен нигә мөхим икәнен белделәр, гәрчә аның туган ягы Англия булып саналса да. Укучылар игътибар белән "Отчего у кита такая глотка" дигән исемле хикәяне тыңладылар һәм язучының башка хикәяләре буенча кроссворд чишүдә катнаштылар.

 Ә чара ахырында, балалар «Слоненок» һәм «Рикки-Тикки-Тави»дигән Совет мультипликацион фильмнарын карадылар.

 Көн бик файдалы узды,чөнки балалар яңа һәм кызыклы мәглүмәт белделәр.