Центральная детская библиотека

Кыш бабайга ничә яшь?

 Яңа ел – төрле маҗараларга бай серле бәйрәм. Аны һәркем көтеп ала. Бигрәк тә балаларга шатлык, куанычлар өләшә бу бәйрәм. Район балалар китапханәсендә оештырылган яңа ел тамашасында балалар  әти-әниләре белән бергәләп  катнаштылар. Нәниләр шаян тычкан балалары Тәпәләй белән Чәпәләй, акыллы эт Хаухауҗан һәм назлы песи Мырайбикәнең  кызыклы маҗараларын карадылар.  Кар Бабай,  Кар кызы белән  төрле уеннар уйнап, җырлап, биеп күңел ачтылар, үзләренең осталыкларын күрсәтеп чыгыш ясадылар. Кыш бабай өләшкән татлы күчтәнәчләр белән сыйландылар. Ә яңа ел символы Кызыл әтәч тамашачыларга күңелле бию күрсәтте һәм һәрбер балага бәйрәм бүләкләре тапшырды.

 Бәйрәмебез кунаклары шат күңел,  бәйрәм рухы белән таралыштылар.