Центральная детская библиотека

"Журналлар илендә "

     Хәзерге дөньяда җитди проблема :китапка карата кызыксыну югала. Телевидение, компьютер, интернет һәм башка техник чаралар беренче урында, әмма алар берничек тә  китап,  журналларны алыштыра алмый. Шул уңайдан, 4 декабрьдә - "Журналлар илендә " дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгатенә Арча беренче мәктәбенең беренче класс укучылары чакырылды . 

   Китапханәче балаларны китапханәгә килгән журналлар белән таныштырды һәм «Салават күпере» журналы белән якыннан таныштырды, чөнки быел бу журналның чыга башлавына – 30 ел. Балалар уен формасында әлеге журналның рубрикалары белән җентекләп таныштылар.

      Хат ташучы Печкин, балалар белән уеннарда катнашып кына калмады, ә күтәренке кәеф тә бүләк итте.