Центральная детская библиотека

Белмәмеш дусларында кунакта

Декабрь башында, гадәттәгечә, Инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

Ел саен безнең Арча район балалар китапханәсе "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә шатлык бүләк итә. Әлбәттә инде, әкият геройлары әлеге үзәкнең көтеп алган кунаклары дип санала.

Ә бүген, балалар язучысы Николай Носовның әкияти повестенең төп герое - күңелле һәм тиктормас Белмәмеш кунакчыл дусларына кунакка килде.

Балалар аның белән бергәләп җырладылар да, биеделәр дә, табышмакларга җавап та эзләделәр һәм рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннарда да катнаштылар. Ә нинди бәйрәм тәм-томнан башка?! Кыскасы, бәйрәм күңелле узды! Балаларының йөзләрендәге ихлас елмаюлары, безгә барыбызга да тормышның матурлыгын күрә белергә һәм көндәлек проблемалар турында онытырга мәҗбүр итә, чөнки дөньяда сабыйларның сәламәтлеге һәм елмаюыннан да мөһимрәк байлык юк!