Центральная детская библиотека

"Курчаклар патшалыгында" мәдәният дәресе

24- 30нчы ноябрь көннәрендә илебездә ел саен «Театр һәм балалар» Бөтенроссия атналыгы уза. Бу театр сәнгатен яратучылар өчен  чын бәйрәм. Шул уңайдан бүген Район балалар китапханәсендә 1 нче номерлы мәктәпнең 5 Б сыйныф укучылары катнашында “Курчаклар патшалыгында” исемле мәдәният дәресе узды. Балалар Казан шәһәрендә эшләп килүче театрларның тарихы һәм кайбер күренекле артистлар турында белделәр. Г. Камалның “Беренче театр”  спектакленнән өзек карадылар.  Шулай ук “Әкият” курчак театры турында тулы мәгълүмат алдылар. Иң борынгы һәм бүгенге заман курчак театрларын карап фикер алыштылар. Балаларга үзләре  артистлар булып, бирелгән текстларны сәхнәләштереп күрсәтү аеруча ошады. Соңыннан театрда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Әлеге чара балаларда  театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелде.