Центральная детская библиотека

“Чын дуслар бәйрәме”

26 ноябрь көнне район балалар китапханәсендә танылган язучы, Николай Николаевич Носовның туган көне уңаеннан “Чын дуслар бәйрәме” дип исемләнгән әдәби сәгатъ узды. Чарада Арчаның 2нче номерлы мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар. Аның бер генә дә күңелсез китабы юк. Һәрбер хикәясен балалар көлә-көлә укый. Шул ук вакытта язучы шаяру белән, рәссам һәм әдәбиятчы хезмәте, космонавтика, театр һәм башка бик күп җитди нәрсәләр турында белдерә. Шулай ук балалар Н.Носовның «Милиционер» исемле әсәрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.

Чара барышында балалар әдәби викториналарда, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Яшь укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның төп үзенчәлеге булып, язучының әкият герое - Белмәмешнең кунакка килүе булды. Ул балаларны шатландырды, алар белән биеде, җырлады, күчтәнәче белән сыйлады. Чара бик күңелле узды.