Центральная детская библиотека

«Хокук һәм бурычлар илендә»

Ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара бала хокуклары көне кысаларында район балалар китапханәсендә 6 нчы мәктәпнең 7 «В» сыйныф укучылары өчен «Хокук һәм бурычлар илендә» дип исемләнгән хокукый дәрес үткәрелде. Чарага Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Завялова Лилия Николаевна чакырылган иде. Ул балалар белән бик файдалы әңгәмә уздырды.

Чара барышында балалар төп хокуклары һәм бурычлары белән генә танышып калмыйча, аларны тормышта кулланырга өйрәнергә дә тырыштылар. Укучылар үзләренең белемнәрен «Правовая викторина», «На чьей стороне закон», «Правовой статус ребёнка» биремнәрен үтәп тикшерделәр. Укучылар төрле ситуацияләрдә булып, һәр кешенең хокуклары барлыгын белделәр, әмма алар белән башка кешеләрнең хокуклары бозылмаган очракта гына файдаланырга кирәклеген аңладылар.

Чара бик җылы дустанә шартларда узды һәм укучыларга бик ошады.