Центральная детская библиотека

"Китап хәзинәләре утравы"

Быел без күренекле инглиз язучысы Роберт Льюис Стивенсонның тууына 170 еллыгын билгеләп үтәбез.

Дуслар, сез ничек уйлыйсыз, язучы Стивенсонның иң мөһим хәзинәсе нинди? Дөрес, бу аның мавыктыргыч китаплары - китап укучы өчен чын хәзинә. Ә Стивенсонның иң яхшы иҗат җимеше, маҗаралы шедевр  “Остров сокровищ” исемле романы.

Юбилей уңаеннан Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 5 "В" сыйныф укучылары "Китап хәзинәләре утравы"дип исемләнгән әдәби сәгатьтә катнаштылар. Бәйрәмебезнең сөйкемле кунагы Пират Джон булды һәм аның кызыклы биремнәре һәр балага ошагандыр дип уйлыйбыз.