Центральная детская библиотека

«Любаша» исемле киноповесть карау.

Бүген Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында «Мәрхәмәтлек үзәге» нең көндезге бүлегенә йөрүчеләр «Любаша» исемле дулкынландыргыч фильм карадылар.

Әлеге киноповесть Василий Матушкинның шул исемдәге повесте буенча куелган. Фильм Бөек Ватан сугышы елларын чагылдыра. Кызның әтисе фронтка киткәннән соң, әнисе дә үлә , балалар  ялгыз кала. Ул вакытта  ундүрт яшьлек Любаша кече энеләре һәм сеңелләре турында кайгыртуны үз өстенә ала. Кыз хат ташучы булып эшли, авылдашлары белән бергә сугышка китүчеләрнең һәлак булуын авыр  кичерә, ә шулай да җиңүгә ышана. “Любаша” балалар фильмнары арасында икенче приз, 1979 елда Ашхабадта узган Бөтенсоюз кинофестивалендә тамашачылар призы  белән билгеләп үтелде.