Центральная детская библиотека

«Шагыйрьләр Бөек Ватан сугышы турында»

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга ярты гасырдан артык вакыт узган, әмма аның кайтавазы әле дә күңелләрдә тынып тормый.

Без барысын да истә тотарга тиеш. Сугыш дәһшәтләрен, безнең өчен һәлак булган солдатларны онытырга хакыбыз юк.

Бүген балалар китапханәсендә Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары катнашында «Шагыйрьләр Бөек Ватан сугышы турында» исемле әдәби сәгать узды. Укучылар «Юные герои великой войны» китабыннан «Дети войны», Елена Александровна Благинина язган «Письмецо” шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук алар Альберт Лихановның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, аның «Балалар китапханәсе» китабы буенча ясалган букрейлерны карадылар.

Альберт Лиханов әсәрләрендә сугышның салкын кышлары, ачлык еллары, ятимнәр кайгысы, чын малайлар дуслыгы, җиңү көнен көтү – тасвирланган. Болар барысы да язучы хәтерендә калган һәм аның әсәрләрендә чагылыш тапкан.