Центральная детская библиотека

«Бөек сугышның яшь геройлары» исемле китаплар сериясен тәкъдим итү кичәсе

 16 октябрь көнне Район балалар китапханәсендә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Юные герои великой войны» дип исемләнгән китаплар сериясен тәкъдим итү булды. Укучылар сугыш чоры балаларының  авыр тормышлары турында чыгышларны зур кызыксыну белән тыңладылар. Музыкаль композиция карадылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары иҗат иткән шигырьләр тыңладылар.

 Бу китаплар сугыш еллары тарихын тулыландыра һәм Бөек Ватан сугышында олылар белән беррәттән җиңү яулаган балаларның фидакарь батырлыгы истәлеген мәңгеләштерүгә, үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт, тугрылык, җаваплылык һәм аның өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән. Китапталарда Азнакай, Әлмәт, Апас, Саба һәм башка районнар белән бер рәттән безнең Арча районы ветераннары турында да мәгълүматлар тупланган.