Центральная детская библиотека

«Татарстанның мәдәни командасы» (Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы)

  Районыбызның башлангыч сыйныф укучылары уку елы дәвамында әти-әниләре, укытучылары, сыйныфташлары белән берлектә төрле мәдәният учреждениеләрендә, истәлекле урыннарда булдылар. Алар үзләренең тәэсирләрен, фотоларын  «Укучының мәдәни көндәлеге»нә теркәп бардылар.

 «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» бәйгесендә җиңүчеләрне, актив катнашучыларны Мәдәният идарәсе начальнигы И.И. Әюпов һәм Арча үзәк китапханәсе директоры Э. Ш. Вафина котлады.

 Дуслар! Яңалыклар белергә, туган як тарихын өйрәнергә, сәнгать белән кызыксынырга,яхшы китаплар укырга омтылыгыз. Уңышлар сезгә!