"Хайваннар дөньясы"
Бу атнада балалар китапханәсенең иң еш кунаклары – мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр булды. Ә бүген, без 10нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне каршы алдык.
Алар һәрвакыт түземсезлек белән китапханә, әкият геройлары һәм китаплар белән очрашуны зарыгып көтеп ала. Ә без, үз чиратыбызда, нәни укучыларыбызга мөмкин кадәр кызыклы чаралар уздырырга тырышабыз.
Онытмагыз, туган якка, ата-анага, китапларга һәм хайваннарга мәхәббәт кече яшьтән туа!