Центральная детская библиотека

"Төрле-төрле хайваннар"

Бүген матур көзге көндә балалар китапханәсе янәдән нәниләрнең күңелле авазларына күмелде. Безгә 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.

Әкият геройлары Маша белән Аю балаларны гаҗәеп хайваннар дөньясы белән таныштыруны дәвам иттеләр. Барлык кешеләргә дә дүрт аяклы дусларыбызга карата игелекле һәм ярдәмчел булуларын телибез! Без аларның исәнлеге өчен җаваплы!