Центральная детская библиотека

"Хайваннар дөньясында"

4 октябрь - Бөтендөнья хайваннарны яклау көне 🐕🐯🐱🐒🐿️🐻🐼
Шул уңайдан, безнең китапханәгә 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Алар өчен "Хайваннар дөньясында" исемле чара оештырылды. Балалар хайваннар турында күп мәгълүмат белделәр, уеннар һәм викториналарда катнаштылар. Шулай ук, балаларның яраткан әкият геройлары - Маша белән  Аю кунакка килделәр һәм нәниләр белән кызыклы уеннар уйнап, кәефләрен күтәрделәр. Барлык катнашучыларны тәмле алма 🍎белән дә сыйладылар һәм әлбәттә, чараның ахырында, балалар күңелле мультфильм карадылар.
Ә иртәгә, янәдән кечкенә дусларыбызны көтеп калабыз!