Центральная детская библиотека

"Данлы Арча, нурлы Арча!" Мәдәният дәресе

 Һәр бала үзенең туган ягының тарихын өйрәнеп, белеп үссен өчен Республикабызда менә инде  7 ел рәттән “Укучының мәдәни көндәлеге”  проекты гамәлгә ашырыла. 30 сентябрь көнне китапханәчеләр 6 нчы номерлы мәктәп укучылары өчен “Данлы Арча, нурлы Арча” исемле мәдәният дәресе уздырдылар. Әлеге чарада 3 нче сыйныф укучылары туган ягыбызның тарихи һәм  мәдәни һәйкәлләре белән таныштылыр, районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр, һөнәрчеләр турында белделәр.

 Балаларга Мәдәни көндәлекләр дә тапшырылды.  Әлеге көндәлек үз укучысын Татарстанның әһәмиятле мәдәният һәм сәнгать объектларына алып барыр, бу урыннарның 100 ел элек нинди булуы һәм хәзер ничек үзгәрүе турында сөйләр. Халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни мирасын  бергәләп өйрәник!